2018 елның 15 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре расланган график нигезендә Тәтеш муниципаль районына эш сәфәре кылдылар.
Районга чыгу кысаларында түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы урынбасары И.М.Мингалимов тарафыннан Тәтеш муниципаль районында “2015-2020 елларда Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чаралары үтәлешенә тикшерү уздырылды.
Тәтеш муниципаль районында коррупциягә каршы тору буенча эшләрне координацияләү, хезмәткәрләрнең эш урынында үзләрен тотулары һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссияләре эшчәнлеге, муниципаль коррупциягә каршы программа, коррупциягә каршы экспертиза уздыруны оештыру мәсьәләләре, шулай ук башка программа чараларының үтәлеше барышы өйрәнелде.
Җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору бүлегенең әйдәп баручы советнигы Е.А.Никитина тарафыннан җирле үзидарә органнарының административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү вәкаләтенә ия булган урындагы затларының аларга бирелгән аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәүләренә тикшерү уздырылды.
Җирле үзидарә органнарына косультацион-методик ярдәм күрсәтү бүлегенең әйдәп баручы советнигы Е.Г.Газизова тарафыннан хокукый ярдәм күрсәтелде. Җирле үзидарә органнарының урындагы җаваплы затлары белән гамәли эшчәнлек барышында очраша торган кыен мәсьәләләр буенча фикер алышынды, эш нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан күрсәтмәләр бирелде.