2018 елның 22 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре расланган график нигезендә Менделеевск муниципаль районына эш сәфәре кылдылар.
Районга чыгу кысаларында җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору бүлегенең әйдәп баручы советнигы Е.А.Никитина тарафыннан җирле үзидарә органнарының административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү вәкаләтенә ия булган урындагы затларының аларга бирелгән аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәүләренә тикшерү уздырылды.
Җирле үзидарә өлкәсендә норматив хокукый эш һәм муниципаль регистрны алып бару бүлегенең әйдәп баручы консультанты Ю.М.Златина тарафыннан Менделеевск муниципаль районы җирле үзидарәләренең Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен җирлекләрдән мәгълүмат җыю буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен үтәүләре тикшерелде. Районның җирле үзидарәсе органнарының җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлеген оештыру максатыннан Менделеевск муниципаль районының Камай авыл җирлегенә чыктылар.
Тикшерү барышында җаваплы затларга муниципаль норматив хокукый актлар регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җыю һәм юллау мәсьәләләре буенча кирәкле хокукый һәм консультатив ярдәм күрсәтелде.
Урындагы җаваплы затлар белән гамәли эшчәнлек барышында очраша торган кыен мәсьәләләр буенча фикер алышынды, эш нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан күрсәтмәләр бирелде.