2018 елның 5 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Ш.Х.Гафаров рәислегендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышы узды.
Комитет тарарыфыннан Татарстан Республикасының түбәндәге законнары хупланды:
1) “Татарстан Республикасында музейлар һәм музей эше турында” Татарстан Респбликасы Законының 5 статьясының 8 пунктын үз көчен югалткан дип тану хакында”;
2) “Мәдәният турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”;
3) “Татарстан Республикасы дәүләт торак фондыннан һәм муниципаль торак фондыннан социаль наем шартнамәләре буенча гражданнарның аларга торак урыннары бирү хокукларын гамәлгә ашыру турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”;
4) “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләрен мәҗбүри дәүләт иминләве турында” Татарстан Республикасы Законының 5 статьясына үзгәреш кертү хакында”;
5) “2019 елга Татарстан Республикасында муниципаль мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә белем алу хокукларын гамәлгә ашыру дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында”;
6) “2019 елга Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениеләрендә һәркемгә мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта (тулы) гомуми белем, шулай ук өстәмә белем алуга гражданнарның хокукларына дәүләт гарантияләрен тәэмин итүгә финанс чыгымнары нормативларын раслау турында”;
7) “2019 елга Татарстан Республикасында хезмәт базары үзенчәлекләрен чагылдыра торган региональ коэффициенты билгеләү турында”
8) “Пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен Татарстан Республикасында 2019 елга пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләү турында”
9) “Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнарына Татарстан Республикасы территориясендә гражданнарның аерым категорияләре өчен җәмәгать транспорты хезмәтләреннән бертигез дәрәҗәдә файдалануны тәэмин итү өлкәсендә аерым дәүләт вәкаләтләре бирү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәреш кертү хакында”.