ТР Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре “Милләтләр кроссы-2018” чарасында катнаштылар

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

2018 елның 15 сентябрендә Казан һәм барлык республика “Милләтләр кроссы-2018” бөтенроссия йөгереш көненә кушылды.

“Милләтләр кроссы” – иң зур бөтенроссия спорт чараларының берсе. Ул спортка битараф булмаган меңләгән кешеләрне берләштерә.

Казанда йөгереш шәһәрнең үзәк урамында иртән үк башланды. Трасса Кремль яр буеннан алып, Декабристлар урамын колачлап, Сәетгалиев урамына кадәр дәвам итте.

Старт алдыннан катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов һәм Казан шәһәре башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова сәламләделәр.

Тантаналы ачылыштан соң мәртәбәле кунаклар массакүләм йөгерештә катнаштылар. Гадәт буенча йөгерергә мәктәп укучылары да, республиканың һәм федераль дәрәҗәдәге башкарма органнар җитәкчеләре дә, дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар хезмәткәрләре дә, студентлар, спорт ветераннары һәм башкалар да чыкканнар иде.  “Милләтләр кроссы-2018” программасына шулай ук ГТО проекты нигезендә 2 чакрымга йөгерү буенча социаль чара да кертелгән иде.

Татарстан Республикасы юстиөия министры Рөстәм Заһидуллин министрлык хезмәткәрләре белән берлектә әлеге спорт чарасында актив катнашты.

Республикакүләм һәм федераль дәрәҗәдәге башкарма органнары җитәкчеләре арасында узган йөгерештә министр призлы урынга ия булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International