2018 елның 19 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Ведомствоара координацияләү комитетының хокукый мәсьәләләр буенча экспертлар комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин алып барды.
Экспертлар советы утырышында түбәндәге закон проектлары хупланды:
“2006-2020 елларга Татарстан Республикасының ягулык-энергетика комплексын үстерү программасын раслау турында” Татарстан Республикасы Законын үз көчен югалткан дип тану ханыда” Татарстан Республикасы закон проекты;
“Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында" ТатарстанРеспубликасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан республикасы закон проекты;
“Концессион килешүләр турында” Федераль законның 40 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проекты.