Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен белем бирү семинары узды

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 19 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В. Рагозина җитәкчелегендә республиканың җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен видеоконференцэлемтә режимында белем бирү семинары узды. Семинарда “Татарстан Республикасының җәмәгать судьялары” программа комплексында эшләү, суд участокларында статистик хисапларны формалаштыру, “Хөкем ителү” программа чарасында эшләү мәсьәләләре каралды.

Семинарда төп доклад белән “КРОК инкорпорейтед” ЯАҖ мәгълүмати технологияләр департаментын алга этәрү буенча әйдәп баручы консультант А.А. Щербаков чыгыш ясады. Семинар эшендә шулай ук Суд департаментының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең мәгълүматлаштыру бүлеге консультанты Г.Р. Сәгыйтова, Суд департаментының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең мәгълүматлаштыру бүлеге баш белгече Г.И. Шакирова, министрлык бүлекчәләре башлыклары А.Г. Сафин һәм А.В. Воробьёв, бүлек башлыгы вазыйфаларын башкаручы И.Ф. Вафин катнаштылар.

Семинарга йомгак ясап, Н.В. Рагозина җәмәгать судьялары аппаратлары эшендә оештыру мәсьәләләренә кагылып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International