Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен видеокабул итү оештырылды

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 10 октябрендә министр урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә “Муниципаль милектә торучы җир кишәрлекләре белән идарә итү” темасына җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен видеокабул итү оештырылды.

Сорауларга Татарстан Республикасы Югары Суды судьясы М.М.Нурмиев, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгының хокукый идарәсе башлыгы З.З.Галәветдинов, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы М.А.Пашкова, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясенең  җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү һәм норма иҗат итү эшчәнлеге бүлеге башлыгы урынбасары Ф.Х.Хаматов җавап бирделәр.

Видеокабул итү барышында аңлатмалар һәм практик күрсәтмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International