2018 елның 15 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы идарәсе тарафыннан норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза ясау вәкаләтенә ия булган бәйсез экспертлар өчен оештырылган семинар-киңәшмәдә катнашты һәм анда бәйсез экспертларның ел саен уза торган республика конкурсы турындагы доклад белән чыгыш ясады.
Чыгышы барышында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов коррупциягә каршы уздырыла торган экспертизаларның сыйфатына һәм экспертлар бәяләмәләрен әзерләүне яхшыртуга, шулай ук агымдагы елда Норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза ясау буенча экспертларның ел саен уздырыла торган конкурсы турындагы нигезләмәгә кертелгән үзгәрешләргә аеруча зур игътибар бирде.