2018 елның 16 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләрен аттестацияләү комиссиясе узды.
Дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү аларның профессиональ потенциалларын билгеләүгә, функциональ вазыйфаларын үти алуларын ачыклауга юнәлдерелгән. Гамәли нигездә аттестацияләүнең төп максаты хезмәткәрнең үз вазыйфасына туры киләме юкмы икәнлеген ачыклаудан гыйбарәт.
Тавыш бирүләр нәтиҗәләре буенча, комиссия карары белән 7 аттестацияләнүче үз вазыйфаларына туры килә дип, 1 хезмәткәр – үз вазыйфасына туры килә һәм кадрлар резервына кертелүгә лаек дип табылды.
Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, КАИ - Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының Икътисад, идарә һәм социаль технологияләр институтының хокук кафедрасы доцентыВ.А. Гуревич, “Россия юристлар ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге аппараты әгъзасы М.Х. Вафин катнаштылар.