2018 елның 18 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Мамадыш муниципаль районында гражданнарны күчмә кабул итте.
Гражданнарны кабул итү барышында М.М.Ибәтов тарафыннан гражданнардан алиментлар түләү, ипотека килешүе буенча бурычны кичектереп тору, шулай ук җир, хезмәт, торак, банк законнарына караган мөрәҗәгатьләр каралды.
Барлык сораулар буенча да җаваплар бирелде, законнар аңлатылды.
Районга чыгу кысаларында район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе О.Ю.Рылов, районның башкарма комитетының хокукый эшләр бүлеге башлыгы Р.М. Ефимов һәм районның җирле үзидарәсе органнарының җаваплы затлары катнашында муниципаль хезмәтне үстерүнең муниципаль программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре, административ комиссия һәм балигъ булмаганнар эшләре комиссияләре эшләре, муниципаль норматив хокукый актларны эшләү, кабул итү һәм бастырып чыгару, аларга коррупциягә каршы экспертиза уздыру мәсьәләләре, муниципаль регистрны алып бару мәсьәләләре каралды.