2018 елның 22 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина рәислегендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында “Үз профессиясендә иң яхшысы” конкурсын оештыру һәм уздыру буенча комиссия утырышы узды.
Комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча ярымфинал этабына узган катнашучыларның исемлеге расланды:
“Җәмәгать судьясы аппаратының иң яхшы консультанты” номинацияендә: Н.В.Ахияртдинова, С.А.Сафиуллина, Л.Т.Зыятдинова, З.Ф.Низамиева, А.М.Афанасьева;
“Җәмәгать судьясы аппаратының иң яхшы суд утырышы секретаре” номинациясендә В.А.Кузьмина, Ю.В.Кириллова, Н.Н.Кляпышева, Г.Р.Гатауллина, С.Р.Шәрифуллина.
“Иң яхшы 2 разрядлы хезмәткәр - җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире” номинациясендә Р.А.Шаповалова, Л.М.Хәсәнҗанова, Р.И.Сәлахетдинова.