Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышы узды

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

2018 елның 24 октябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Ш.Х.Гафаров рәислегендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышы узды.

Комитет тарафыннан түбәндәгеләр хупланды:

 “Татарстан  Республикасында шәһәр төзелеше  эшчәнлеге турында” Татарстан  Республикасы Законына үзгәрешләр  кертү хакында” Татарстан Республикасы  закон проекты (эшләүчесе – Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгы);

 “2006-2020 елларга Татарстан Республикасының ягулык-энергетика комплексын үстерү программасын раслау турында” Татарстан Республикасы Законын үз көчен югалткан дип тану хакында” Татарстан Республикасы закон проекты (эшләүчесе – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы); 

 “Татарстан  Республикасында урманнардан файдалану  турында” Татарстан Республикасы  Законының 1 һәм 3 статьяларына үзгәрешләр  кертү хакында” Татарстан Республикасы  закон проектына (эшләүчесе – Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы);

 “Татарстан Республикасында Шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында” Татарстан Республикасы Законының 18 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы закон проектына (эшләүчесе – Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы);  

 “Концессион  килешүләр турында” Федераль  законның 40 статьясына үзгәреш кертү  хакында” федераль закон проектына (эшләүчесе – Татарстан Республикасы  Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы); 

Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының Экспертлар советы составына үзгәрешләр кертү турында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International