Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе утырышы

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

2018 елның 24 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин рәислегендә “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнары белән Татарстан Республикасы тарафыннан бирелгән вәкаләтләрне гамәлгә ашыру һәм норма иҗат итү эшчәнлеген гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча хезмәттәшлеге турында”темасына видеоконференцэлемтә режимындагы коллегия утырышы узды.

Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты вәкилләре, Татарстан Республикасы прокуратурасы вәкилләре, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе вәкилләре, Россия Фекдераөиясе Юстиөия министрлыгының Татарстан республикасы идарәсе вәкилләре, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе әгъзалары, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты.

Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Ибәтов Мөхәррәм Мансур улы “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының һәм җирле үзидарә органнарының Татарстан Республикасы тарафыннан бирелгән вәкаләтләрне гамәлгә ашыру һәм норма иҗат итү эшчәнлеген гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча 2018 елның 9 аенда башкарган эшләре нәтиҗәләре” темасына төп доклад белән чыгыш ясады.

Коллегиядә шулай ук Апас муниципаль районы советы аппаратының юридик бүлеге башлыгы Шакирова Эльмира Фирдүс кызының, Административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру буенча идарә башлыгы Мөхәммәтшин Артур Рөстәм улының, Татарстан Республикасы прокуратурасы Федераль законнар үтәлешенә күзәтчелек итү идарәсенең норматив хокукый актларның законлылыгына күзәтчелек итү бүлеге башлыгы Вәлиәхмәтов Алмаз Рамил улының докладлары тыңланды.

Коллегия ахырында Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин җирле үзидарә органнарының һәм министрлыкның аерым хезмәткәрләренә ведомство бүләкләрен тапшырды, шулай ук “Үз профессиясендә иң яхшысы” конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны  бүләкләде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International