2018 елның 26 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә Татарстан Республикасына дәүләт һәм федераль максатчан программалар буенча федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләсе буенча 5 нче эшче төркем утырышы узды.
Утырышта эшче төркем әгъзалары Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү турындагы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Утырыш нәтиҗәләре буенча эшче төркем әгъзаларына Татарстан Республикасы бюджетына 2018 елга, шулай ук 2019-2021 елларга соралган һәм расланган федераль бюджет акчаларын аныклауга юнәлдерелгән йөкләмәләр бирелде.
2018 елның узган чорында Татарстан Республикасы бюджетына җәлеп ителгән федераль бюджет акчалары күләме арткан.