Җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен белем күтәрү курслары ачылды

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе

2018 елның 29 октябрендә  “Казан (Идел буе) федераль университеты” федераль дәүләт автоном югары белем бирү учреждениесендә республиканың җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен белем күтәрү курслары ачылды.

Курслар ачылышында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Надежда Владимировна Рагозина һәм Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе урынбасары Роман Фәһим улы Гафаров катнаштылар.

Дәресләрне фәнни дәрәҗәләргә ия булган укытучылар, шулай ук зур эш стажына ия булган һәм хәзерге вакытта эшчәнлек алып бара торган судьялар алып барачак.

Аттестацияне уңышлы узу нәтиҗәләре буенча кыска вакытлы белем күтәрү курсларын тәмамлау турында таныклыклар биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International