2018 елның 29 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратында җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече вазыйфасына вакантлы урынны биләүгә конкурс узды.
Конкурста 6 кеше катнашты.
Конкурс комиссиясе карары белән Чегодаева Алина Вячеславовна җиңүче дип табылды.
Кандидатлар Галимова Светлана Галиәскәр кызы, Нигманова Гүзәлия Раил кызы һәм Фролова Юлия Дмитриевна Конкурс комиссиясе тарафыннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында вазыйфаларның әйдәп баручы төркемендә кадрлар резервына кертелүгә тәкъдим ителделәр.
Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, “Россия юристлар ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге аппараты әгъзасы М.Х. Вафин, Казан (Идел буе) федераль университетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы профессоры, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе А.Г. Гатауллин катнаштылар.