Республика бюджетына федераль акчаларны җәлеп итү буенча киңәшмә узды

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

2018 елның 30 октябрендә  “Туполев” ААҖ филиалында - С.П.Горбунов  исемендәге Казан авиация заводында  республика парламенты җитәкчесе  Ф.Х.Мөхәммәтшин рәислегендә Дәүләт  Думасы лепутатларының, Федерация  Советы әгъзаларының һәм хакимиятнең  башкарма органнары вәкилләренең  Татарстан Республикасында федераль  максатчан программаларны гамәлгә  ашыру мәсьәләләре буенча  киңәшмәсе  булды.

Киңәшмәдә министр урынбасары М.М.Ибәтов 2018 елда 5 нче эшче төркем эшчәнлеге кысаларында республика бюджетына федераль акчаларны җәлеп итү турындагы доклад белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International