2018 елның 30 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының аттестацияләү комиссиясе утырышы узды. 3 дәүләт хезмәткәре квалификация имтиханы тапшырды, 6 дәүләт хезмәткәре аттестацияләнде.
Аттестацияләү комиссиясе карары белән 3 дәүләт хезмәткәре квалификация имтиханын тапшырдылар һәм биләгән вазыйфалары нигезендә класс чинына лаеклар дип танылдылар.
Комиссия карары белән 4 аттестацияләнүче үз вазыйфаларына туры килә дип, 2 хезмәткәр – үз вазыйфаларына туры килә һәм кадрлар резервына кертелүгә лаек дип табылды.
Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, “Россия юристлар ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге аппараты әгъзасы М.Х. Вафин катнаштылар.