2018 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында республиканың җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында “Үз профессиясендә иң яхшысы” конкурсының ярымфинал этабы узды.
Конкурс кысаларында җәмәгать судьялары аппаратларының ярымфинал этабына узган 13 хезмәткәре Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Конституцияләре нигезләрен, дәүләт граждан хезмәте турындагы, коррупциягә каршы тору турындагы законнарны, рус теленең орфографиясе һәм пунктуациясен, вазыйфаи бурычларын белүгә тест уздылар.
Конкурста катнашучыларның җавапларына бәя бирер өчен конкурс комиссиясе утырышы узды, анда финал этабына узган катнашучылар билгеләнде.
“Җәмәгать судьялары аппаратының иң яхшы консультанты” номинациясендә финал этабына уздылар: Н.В.Ахияртдинова–Татарстан Республикасы Тукай суд районының 2 нче суд участогы (35 б.), Л.Т.Зыятдинова–Татарстан Республикасының Зеленодольск суд районы буенча 5,6 нчы суд участклары (31,5 б.), С.А.Сафиуллина–Татарстан Республикасы Балтач суд районы буенча 1 нче суд участогы (29 б.) ;
“Җәмәгать судьялары аппаратының иң яхшы суд утырышы секретаре” номинациясендә В.А.Кузьмина– Татарстан Республикасы Әлмәт суд районы буенча 2 нче суд участогы (35,5 б.), Ю.В.Кириллова– Казан шәһәре Совет суд районы буенча 1 нче суд участогы (31,5 б.), Н.Н.Кляпышева – Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре суд районы буенча 23 нче суд участогы (31 б.);
“2 разрядлы өлкән белгеч - җәмәгать судьялары аппаратының иң яхшы канцелярия мөдире” номинациясендә Р.И.Саляхутдинова– Татарстан Республикасы Әтнә суд районы буенча 1 нче суд участогы (33,5 б.), Р.А.Шаповалова– Татарстан Республикасы Лениногорск суд районы буенча 1 нче суд участогы (32 б.), Л.М.Хасанзянова– Казан шәһәре Авиатөзелеш суд районы буенча 1 нче суд участогы (32 б.).