Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалының дүртенче курс студентлары белән очрашу

2018 елның 2 ноябре, җомга

2018 елның 2 ноябрендә  Татарстан Республикасы Юстиция  министрлыгында министр урынбасары  Н.В.Рагозина Россия дәүләт гадел  хөкем университетының Казан  филиалының дүртенче курс студентлары  белән очрашты.

Н.В.Рагозина студентларга Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратына эшкә урнашу мөмкинлеге, кирәкле квалификация таләпләре, карьера үсешендә перспективалар, судта эшләү үзенчәлекләре турында сөйләде. Студентлар белән очрашуда шулай ук министрлыкның кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы урынбасары Н.М.Тарасова, җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Воробьёв, җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Назарова, хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге башлыгы А.Г.Сафин, җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасарлары Е.Л.Ишмөхәммәтова һәм К.В.Марточкина да катнаштылар.

Студентлар өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы бинасы буенча экскурсия оештырылды.

Очрашу ахырында чыгыш ясаучылар студентларга сайлаган һөнәрләренә ирешүдә иҗади юллар, нәтиҗәле студентлык тормышы, актив гражданлык позициясендә булуларын һәм уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International