Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында комитет җитәкчесе А.Г.Хәбибуллин рәислегендә Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитет утырышы узды. Утырышта республиканың муниципаль берәмлекләренең чикләрен теркәү турындагы мәсьәләләр, шулай ук “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү мәсьәләләре каралды.
Республиканың муниципаль берәмлекләре чикләре турындагы мәгълүматларны күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына кертү турындагы актуаль мәсьәләләр буенча доклад белән Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министры урынбасары Р.Р.Мерзакреев чыгыш ясады.
Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов катнашты.