2018 елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында 4 дәүләт хезмәткәренә квалификация имтиханы уздыру һәм 7 Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.
Квалификация имтиханы граждан хезмәткәренең белем, күнекмәләре дәрәҗәсен ачыклау, профессиональ дәрәҗәсен билгеләү максатыннан оештырыла. Аның нәтиҗәләре буенча комиссия граждан хезмәткәренә чираттагы класс чинын бирү турында яки граждан хезмәткәре имтиханны бирә алмаганлыгы турында карар кабул итә.
Аттестацияләү комиссиясе тарафыннан 2 дәүләт хезмәткәре квалификация имтиханын бирделәр һәм биләгән вазыйфаларына туры килә торган рәвештә чираттагы класс чинын алуга лаеклар дигән карар кабул ителде.
Дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү аларның профессиональ потенциалларын билгеләүгә, функциональ вазыйфаларын үти алуларын ачыклауга юнәлдерелгән. Гамәли нигездә аттестацияләүнең төп максаты хезмәткәрнең үз вазыйфасына туры киләме юкмы икәнлеген ачыклаудан гыйбарәт.
Тавыш бирүләр нәтиҗәләре буенча, комиссия карары белән 5 аттестацияләнүче үз вазыйфаларына туры килә дип, 1 хезмәткәр – үз вазыйфасына туры килә һәм кадрлар резервына кертелүгә лаек дип, 1 хезмәткәр – өстәмә профессиональ белемне уңышлы рәвештә алганда үз вазыйфаларына туры килә дип табылды.
Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, КАИ - Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының Икътисад, идарә һәм социаль технологияләр институтының хокук кафедрасы доцентыВ.А. Гуревич, “Россия юристлар ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге аппараты әгъзасы М.Х. Вафин катнаштылар.