2018 елның 19 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов Татарстан Республикасы бишенче чакырылыш Дәүләт Советының кырык өченче утырышында катнашты.
Утырыш барышында А.Г.Галимов парламентарийларга “ Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы закон проектын тәкъдим итте.
Закон проекты өч укылышта кабул ителде.