Казан шәһәре административ комиссиясе һәм суд приставлары хезмәтенең үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча киңәшмә

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясенең  2018 елның 24 октябрендәге КК-3 28 номерлы карарын гамәлгә ашыру максатыннан министр урынбасары М.М. Ибәтов рәислегендә Казан шәһәре административ комиссиясе  һәм суд приставлары хезмәте вәкилләре катнашында  чираттагы киңәшмә уздырылды.

Киңәшмәдә Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы урынбасары А.Ф. Закиров, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсенең үтәтү эшләрен оештыру бүлеге башлыгы А.Р. Ибәтуллин, Казан шәһәренең суд приставлары район бүлекләре башлыклары, шулай ук Казан шәһәре башкарма комитетының административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы А.Р. Мөхәммәтшин һәм Казан шәһәре башкарма комитеты аппаратының административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсенең  административ материалларны карауның уңайлаштырылган тәртибен  оештыру бүлеге башлыгы А.М. Шәйнуров катнаштылар.

Суд приставлары хезмәте тарафыннан штрафлар түләттерү эше нәтиҗәлелегенең кимүе турында фикер алыштылар,  административ җәзалар билгеләү турындагы карарларны үтәү буенча алга таба эшчәнлектә уртак чаралар билгеләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International