Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллинның Юристлар көне белән котлавы

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

Хөрмәтле коллегалар!

Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән юридик җәмәгатьчелек вәкилләрен һөнәри бәйрәм – Юристлар көне белән тәбрик итәм!

Җәмгыятьтәге бер генә өлкә дә хокукый эшчәнлектән башка алга бармый. Законнарның төгәл  үтәлеше, шәхес һәм дәүләт мәнфәгатьләре балансын саклау, җәмгыятьтә югары хокукый әхлакны үстерү  юристларның эшчәнлегенә бәйле. Юрист профессиясе зур җаваплылык, югары әхлакый принциплар, гражданлык җаваплылыгын сорый.

Республикабызның квалификацияле кадрлар белән тәкъдим ителә торган  юридик берләшмәсе алга таба да безгә йөкләнгән миссияне хокукый дәүләт төзүгә үз өлешен кертеп гамәлгә ашырыр дип ышанам.

Сезгә чын күңелдән яңа һөнәри уңышлар, зур мөмкинлекләр, югары максатларга ирешүдә какшамас бердәмлек теләп калам! Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет телим!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International