2018 елның 1 декабрендә ТАССР оешуның 100 еллыгына һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында министр урынбасары М.М.Ибәтов һәм җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы урынбасары В.И.Шакиров Казан (Идел буе) федераль университеты юридик факультетының 2 курс студентлары белән очраштылар.
М.М.Ибәтов студентларга Татарстанның күпмилләтле халкы өчен ТАССР оешуның тарихи һәм иҗтимагый-сәяси әһәмияте, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы үсеше тарихы һәм аның Татарстан тормышындагы әһәмияте турында сөйләде.
В.И.Шакиров студентларны муниципаль регистр белән таныштырды, аны формалаштыру принциплары турында, регистрның муниципаль норма иҗат итү өлкәсендә гомумуңайлы мәгълүмат ресурсы буларак әһәмияте турында сөйләде.
Ахырдан Мөхәррәм Мансур улы студентларны якынлашып килүче бәйрәм – Юристлар көне белән тәбрик итте, алрга уңышлар теләде.