Коллективны һөнәри бәйрәм белән тәбрик итү

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

2018 елның 3 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин Министрлык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре – Юристлар көне белән котлады.

Үзенең котлау чыгышында министр юрист һөнәренең бик әһәмиятле һәм кирәкле булуын, юристларның хокукый цивилизацияле җәмгыятьтә тоткан  урыннары турында әйтте, көндәшлек зур булган заманда Министрлык хезмәткәрләренең белемнәрен һәм күнекмәләрен даими камилләштереп тору кирәклеген ассызыклады. Министр коллективка ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, законга хезмәт итү эшчәнлегендә зур уңышларга ирешүләрен теләде. 

Министрлыкның аерым хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларына, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Мактау грамоталарына һәм Рәхмәт хатларына ия булдылар.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына яңа керешкән хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәре таныклыклары да тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International