Татарстан Республикасында 2014-2021 елларда Кеше хокуклары буенча стратегия проекты буенча фикер алыштылар

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

2018 елның 4 декабрендә министрның беренче урынбасары А.Г.Галимов рәислегендә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х.Сабурская белән берлектә Татарстан Республикасында 2014-2021 елларда Кеше хокуклары буенча стратегия проекты чаралары буенча фикер алышу узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча стратегиянең җаваплы башкаручылары, шул исәптән фәнни эксперт берләшмәләре һәм иҗтимагый хокук саклау оешмалары вәкилләре катнаштылар.

Киңәшмә барышында Стратегияне гамәлгә ашыруның өченче этабы эшчәнлегенең һәм максатларының төп юнәлешләре билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International