2018 елның 5 декабрендә ТАССР оешуның 100 еллыгына һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында министр урынбасары М.М.Ибәтов, җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм бүлеге башлыгы М.А.Пашкова һәм җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Воробьёв Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалының 2 курс студентлары белән очраштылар.
М.М.Ибәтов студентларга, җирле үзидарә оештырылышына, муниципаль регистрны формалаштыру һәм алып баруга аерым игътибар юнәлтеп, Татарстанның дәүләти төзелеше турында сөйләде. А.В.Воробьёв чыгышы җәмәгать юстициясенә һәм Министрлыкның бу өлкәдә вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга багышланган иде. М.А.Пашкова студентларны Министрлык һәм республикада юстиция органнарының 1920 елдан алып бүгенге көнгә кадәрге тарихы белән таныштырды.