Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының Экспертлар советы утырышы узды

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

2018 елның 11 декабрендә Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгында  Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара  координацияләү комитетының Экспертлар  советы утырышы узды.Утырышны  Татарстан Республикасы юстиция  министры Р.И.Заһидуллин уздырды.

Экспертлар советы утырышында түбәндәге закон проектлары хупланды:

 «Татарстан Республикасында сәнәгать сәясәте турында» Татарстсн Республикасы Законының 18 статьясына үзгәрешләр кертү хакында»; 

«Федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары белән җирле үзидарә органнарына тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга кагылышлы өлешендә муниципаль район (шәһәр округы) башкарма комитеты җитәкчесе өчен контракт шартлары турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясын үз көчен югалткан дип тану хакында»;

«Россия Федерациясендә бәяләү эшчәнлеге турында» Федераль законның 2418  статьясына һәм «Дәүләт кадастр бәяләмәсе турында» Федераль законның 22 статьясына үзгәрешләр кертү хакында». 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International