Татарстан Республикасы Судьялар советы утырышы

2018 елның 14 декабре, җомга

2018 елның 13 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин һәм аның урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы Судьялар советының Р.Ф.Гафаров җитәкчелегендә узган утырышында катнаштылар.

Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе И.И.Гилазов, Суд департаментының Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Р.М.Салихов, республиканың шәһәр (район) судлары рәисләре катнаштылар.

Министр Р.И.Заһидуллин Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник, оештыру-методик, финанс һәм мәгълүмати тәэмин итү мәсьәләләре буенча чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International