Җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре хезмәткәрләре өчен белем бирү семинары

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

2018 елның 19 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә “Муниципаль нормалар иҗат итү. Муниципаль норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза уздыру. Муниципаль норматив хокукый актларны мониторинглау” темасына видеоконференцэлемтә режимындагы белем бирү семинары узды.

Семинарда Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Россия Федерациясе субъектларының норматив хокукый актлары мәсьәләләре буенча һәм федераль регистрны алып бару, муниципаль берәмлекләр реестрын алып бару, муниципаль берәмлекләр уставлары реестрын теркәү һәм алып бару бүлеге башлыгы Р.Н.Рәхимов, Татарстан Республикасы Прокуратурасының коррупциягә каршы тору турындагы законнары үтәлешен тикшерү бүлеге прокурорыА.М.Сәгыйтьҗанов, Татарстан Республикасы Прокуратурасының норматив хокукый актларның законлылыгын тикшерү бүлеге башлыгы А.Р.Вәлиәхмәтов, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм бүлеге башлыгы М.А.Пашкова, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Р.У.Гарипов чыгыш ясадылар.

Семинар барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

- муниципаль берәмлекләр уставларын һәм муниципаль берәмлекләр уставларына үзгәрешләр кертү турындагы муниципаль актларны дәүләт теркәвенә алу;

- муниципаль норматив хокукый актларны законнарга туры китерү;

- муниципаль норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза уздыру;

- җирле үзидарә органнарының “Кодекс” АМС кулланулары.

Ахырда М.М.Ибәтов каралган теманың әһәмиятен ассызыклап узды һәм җирле үзидарә органнары вәкилләрен “Кодекс” АМС активрак кулланырга өндәде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International