2018 елның 20 декабрендә А.Г.Гатауллин рәислегендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин да катнашты.
Утырышта Иҗтимагый советның 2018 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды, 2018 елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2015-2021 елларга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча чаралары үтәлеше нәтиҗәләре каралды, Иҗтимагый совет составына кертү өчен кандидатлар тәкъдим ителде һәм киләсе елга эшчәнлекнең актуаль юнәлешләре билгеләнде.
Утырышта катнашучылар тарафыннан Иҗтимагый советның 2018 елдагы эшчәнлегенә уңай бәя бирелде.