2018 елның 20 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов рәислегендә Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең оештыру бүлеге мөдире А.Ю. Панкратов, шулай ук Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары һәм “Бизнес коррупциягә каршы” иҗтимагый процедуралар үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешмасы вәкилләре катнашында “2018 елда “2015-2021 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру турында” дәүләт программасы чаралары үтәлеше турында” темасына киңәшмә узды.
Киңәшмә кысаларында 2018 елга программа чаралары үтәлеше нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар һәм 2019 елның 1 кварталына бурычлар биргеләделәр.