Юл читләрендәге саклык урман полосаларын карап тоту һәм саклау кагыйдәләрен эшләү мәсьәләләре буенча киңәшмә

2019 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2019 елның 10 гыйнварында  Татарстан Республикасы Юстиция  министрлыгында юстиция министрының  беренче урынбасары А.Г.Галимов  рәислегендә юл читләрендәге  саклык урман полосаларын карап  тоту һәм аларны саклау кагыйдәләрен  эшләү мәсьәләләре буенча киңәшмә  узды. 

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы прокуратурасы һәм  

дәүләт хакимияте башкарма органнары вәкилләре катнашты.

Төбәк әһәмиятендәге һәм федераль әһәмияткә ия булган юллар читләрендәге урман полосаларын һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә саклык урман утыртмаларын карап тәрбияләп тотуның хокукый аспектлары турында фикер алышынды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International