Тәтеш муниципаль районында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

2019 елның 24 гыйнварында “Россия юристлар ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан, дәүләт хакимиятенең кызыксынган органнары һәм иҗтимагый оешмалар катнашында Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының Тәтеш шәһәрендә һәм Зур Тархан авыл җирлегендә яшәүче гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде.

Гражданнарны бигрәк тә җир, салым, гражданнар хокукы, шәһәр төзелеше законнарына караган мәсьәләләр борчый.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгыннан чарада җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлегенең әйдәп баручы консультанты Галимова С.Г. катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International