Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин “Татар-информ” МА корреспондентына интервью бирде

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин бүген “Татар-информ” МА корреспондентына татар телендә интервью бирде. Интервьюда министрлыкның 2018 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм агымдагы елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы алдында торган бурычлар яктыртылды. Рөстәм Заһидуллин шулай ук министрлыкта коррупциягә каршы алып барыла торган эшчәнлек, нормалар иҗат итү һәм гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өлкәләрендә мәгълүмати технологияләр үсеше турында да сөйләде.

Интервьюның тулы варианты белән “Татар-информ” МА рәсми сайтында танышырга була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International