Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру тантанасы узды

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

2019 елның 6 февралендәТатарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру тантанасында катнашты.

Тантананы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы РәисеФ.Х.Мөхәммәтшин ачты һәм республиканың төрле суд участокларын тәкъдим итүче 20 җәмәгать судьясына таныклыклар тапшырды.

Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе И.И.Гилазов, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы В.Н.Демидов, Суд департаментының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы З.М.Салихов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары һәм чакырылган затлар катнаштылар.

Таныклыклар алган җәмәгать судьяларына гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, гаделлекне торгызу эшендә принципиаль булуларын теләделәр.

Тантанадан соң Спас суд районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясыЮ.В.Баранов барлык җәмәгать судьялары исеменнән үзләренә күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәтен белдерде, карарлар кабул иткән чакта законлылык, гаделлек, объективлык, гуманлык принципларына таянып эш итәргә, гражданнарның законлы мәнфәгатьләрен һәм хокукларын якларга ышандырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International