2019 елның 9 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре традицион “Лыжня России – 2019” спорт чарасында катнаштылар.
Чаңгы спортын яратучылар өчен төп старт Юдино бистәсендәге “Локомотив” стадионында бирелде. Шәһәр халкы өчен массакүләм стартлар шулай ук Горки-Ометьево урманында да оештырылды. Чаңгы ярышларында 20 000ләп кеше катнашты.
Ярышларның спорт программасы барлык мәйданнарда да катнашучылар өчен оештырылган күңел ачу чаралары белән төгәлләнде.