2019 елның 12 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәренә аттестация уздыру комиссиясе утырышы үткәрелде.
Тавыш бирүләр нәтиҗәләре буенча комиссия карары белән 11 аттестацияләнүче дәүләт граждан хезмәтенең тиешле вазыйфаларына туры киләләр дип табылдылар.
Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, “Россия юристлар ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге аппараты советы әгъзасы М.Х.Вафин катнаштылар.