Алексеевск муниципаль районында яшәүчеләрне күчмә кабул итү

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

2019 елның 13 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Алексеевск муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте.

Министр урынбасары тарафыннан гражданнарны кабул итү барышында хезмәт, торак законнарына кагылышлы, хуҗалыкның аерым тармакларында эшләүчеләргә ташламалы пенсия түләү һәм башка  мөрәҗәгатьләр каралды.

Барлык сораулар буенча да җаваплар бирелде, законнар аңлатылды.

Гражданнарны кабул итү чарасында район башкарма комитеты башлыгы Н.К.Кадыйров та катнашты.

Районга чыгу барышында муниципаль районның башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А Н.П.Чурин һәм районның җирле үзидарәсе органнарының җаваплы хезмәткәрләре белән киңәшмә уздырылды, анда муниципаль хезмәтне үстерүнең муниципаль программасын гамәлгә ашыру, административ комиссия һәм балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе эше, муниципаль норматив хокукый актларны эшләү, кабул итү һәм бастырып чыгару, әлеге актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру, муниципаль регистрны алып бару мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International