2019 елның 26 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында эшләүче дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.
Дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү аларның профессиональ потенциалларын билгеләүгә, функциональ вазыйфаларын үти алуларын ачыклауга юнәлдерелгән. Гамәли нигездә аттестацияләүнең төп максаты хезмәткәрнең үз вазыйфасына туры киләме юкмы икәнлеген ачыклаудан гыйбарәт.
Тавыш бирүләр нәтиҗәләре буенча, комиссия карары белән 11 аттестацияләнүче үз вазыйфаларына туры килә дип, 3 хезмәткәр – үз вазыйфасына туры килә һәм хезмәт урынында үсү өчен кадрлар резервына кертелүгә лаек дип табылды.
Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, «Вестник экономики, права и социологии» федераль фәнни-гамәли һәм аналитик журналның җаваплы редакторы, ЭЭМ ТР буенча ветераннар советы әгъзасы В.А.Гуревич һәм “Россия юристлар ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге аппараты әгъзасы М.Х. Вафин катнаштылар.