Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларына яңа кабул ителгән хезмәткәрләр стажировкасы

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

2019 елның 26 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларына яңа кабул ителгән хезмәткәрләрнең стажировкасы узды.

Алар каршында сәламләү сүзләре белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина чыгыш ясады.

Стажировка программасы Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең суд эшчәнлеге һәм архив эше буенча, җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең беренче медицина ярдәме күрсәтүдә, шулай ук министрлыкның структур бүлекчәләре белән эшчәнлек юнәлеше буенча алга таба хезмәттәшлек буенча белемнәрен камилләштерүне күздә тота.

Стажировка программасы ачылышында җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Назарова, хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге башлыгы А.Г. Сафин, җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары К.В.Марточкина катнаштылар һәм төп юнәлешләр буенча чыгыш ясадылар.

Шулай ук лекцияләр белән вазыйфаларына оештыру-хокукый, кадрлар белән тәэмин ителеш, электрон документлар әйләнешенең бердәм ведомствоара системасын куллану һәм коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча эшләр кергән бүлек башлыклары һәм хезмәткәрләре дә чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International