2019 елның 28 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына эш визиты белән Коми Республикасы делегациясе килде.
Делегация составына Коми Республикасы юстиция министры Д.А.Наумов, Коми Республикасы Башлыгы Администрациясенең массакүләм коммуникацияләр, мәгълүматлаштыру һәм элемтә идарәсе башлыгы урынбасары К.А.Майнина, Коми Республикасы Башлыгы Администрациясенең мәгълүматлаштыру һәм элемтә бүлегенең элемтә һәм эксплуатацияне оештыру секторы консультант-эксперты Е.Н.Киселёва, «Мәгълүмати технологияләр үзәге» КР ДАИ үсеш буенча директор урынбасары Н.В.Кокорин, «Мәгълүмати технологияләр үзәге» КР ДАИ тармак мәгълүматлаштыру бүлеге консультанты Ю.В.Кайзерова кергән иде.
Кунакларга министрлык бинасы буйлап экскурсия уздырдылар.
Очрашу барышында Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин делегация әгъзалары белән киңәшмә уздырды, анда дөнья юстициясе үсеше мәсьәләләре һәм “Җәмәгать судьялары” программа комплексы өстенлекләре буенча фикер алыштылар.
Яклар җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре буенча тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Визит кысаларында кунаклар Казан шәһәре Идл буе районының суд участокларында да булып, андагы эш шартлары белән таныштылар.