2019 елның 4 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының Экспертлар советы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин алып барды.
Экспертлар советы утырышында түбәндәге закон пректлары хупланды:
1) «Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында» Татарстан Республикасы Законының 12 статьясына үзгәреш кертү хакында»;
2) «2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен раслау турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында».