2019 елның 5 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе Федераль Салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән берлектә “ТИСБИ” идарә университеты студентлары белән үзмәгшульле затлар өчен махсус салым режимы – профессиональ керемгә салым куллану буенча лекция уздырылды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы А.В.Лохотской тарафыннан профессиональ керемгә салым куллану тәртибе аңлатылды, студентлар һәм укытучыларның сорауларына җаваплар бирелде.