Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин 6 мартта Европа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы делегациясе әгъзалары белән очрашты. Конгресс вәкилләре Якоб Винен, Стюарт Диксон, Николаос-Комнинос Клепас, Стефани Пуарель Татарстан Республикасына безнең ил тарафыннан 1998 елда ратификацияләнгән халыкара документ –Европаның Җирле үзидарә Хартиясенең гамәлгә ашырыла торган нигезләмәләрен өйрәнү максатыннан бер көнлек эш визиты белән килгәннәр.
Министр кунакларны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлеге белән таныштырды һәм башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнарының узара хезмәттәшлеге, муниципалитетларга норма иҗат итү эшендә хокукый ярдәм күрсәтү, министрлык тарафыннан гражданнарга түләүез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру, җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүгә халыкны җәлеп итү турында сөйләде.
Очрашуда шулай ук Федерация Советы Аппаратының халыкара элемтәләр идарәсе башлыгы урынбасары Н.А.Карцев, ТР Дәүләт Советы Рәисе советнигы О.Е.Гаврилов, юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов, җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлеге башлыгы Г.И.Касыймова катнаштылар.