2019 елның 9 мартында Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре чаңгы ярышында катнаштылар. Ярышлар Зеленодольсктагы “Маяк” спорт комплексы базасында узды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы данын җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин иитү бүлеге башлыгы А.В.Воробьёв, җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм хокукый тәэмин итү бүлегеА.В.Назарова, җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Т.С.Свиридова, җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм хокукый тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Л.Р.Әлмөхәммәтов якладылар.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча гомумкоманда исәбендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы алтынчы урынны алды.
Хатын-кызлар арасында индивидуаль ярышта Т.С.Свиридова беренче урыны алды.
Котлыйбыз!