2019 елның 11 мартында А.Г.Хәбибуллин рәислегендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышу узды.
Комитет утырышында аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртүне һәм Чистай һәм Алексеевск муниципаль районнары территорияләре чикләрен билгеләү турындагы законнарга үзгәрешләр кертүне күздә тоткан, шулай ук, Тарасово торак бистәсе барлыкка килүгә бәйле рәвештә, "Мамадыш муниципаль районы" муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында" Татарстан Ренсапубликасы Законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектлары каралды.
Әлеге закон проектлары беуенча фикер алышуда Татарстан Республикасы юстиция министры унбасары М.М.Ибәтов катнашты.