Аксубай муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча эшләрнең торышын тикшерү

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

2019 елның 12 мартыннан 13енә кадәр Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы хөкүмәт комиссиясенең эш төркеме хокук бозуларны профилактикалау буенча эшләрне  тикшерү максатыннан Татарстан Республикасының Аксубай муниципаль районына чыкты.

Составына төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кергән эшче төркем әгъзалары тарафыннан уздырылган тикшерү барышында расланган план-йөкләмә буенча хокук бозуларны профилактикалау субъектларының аерым юнәлешләр буенча эшчәнлекләре, шул исәптән 2017-2019 елларга Аксубай муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы муниципаль программа, аны финанслау барышы  өйрәнелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә муниципаль район башлыгы урынбасары И.М.Заһидуллин, район башкарма комитеты җитәкчсе А.Ф.Горбунов һәм район прокуроры, суд органы, хокук бозуларны профилактикалау субъектлары вәкилләре, районның авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды, анда эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясалды, табылган җитешсезлекләр күрсәтелде, аларны бетерү буенча тәкъдимнәр әйтелде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International